Бүген Казанда Остазларны искә алдылар. Фоторепортаж

02 май 2018 ел 12:50
Бүген Казанда Остазларны искә алдылар. Фоторепортаж

Бүген Татарстанның мөселман өммәте янә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу көненә җыелды. Матур гадәткә әйләнгән бу чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук күренекле дин әһелләре, татар зыялылары, журналистлар, шәкертләр һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага килүчеләр татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән дин әһелләренә, мәгърифәтчеләргә, галимнәргә дога сәламнәрен ирештерде.

Бүгенге көндә Яңа татар бистәсе зиратында илледән артык татар дин әһеле, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фәне өлкәсендә хезмәт күрсәткән күренекле шәхесләр күмелгән. Алар арасында: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Сөнгатулла Бикбулатов, Туфан Миңнуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар. Бүгенге чарада татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән шәхесләрнең каберләре янында Коръән укып дога кылынды, аларның иҗат һәм тормыш юллары искә алынды. 

Остазларны искә алу көне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларга багышлап әзерләнгән видеолар карау һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте. Катнашучылар остазлар хакында матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Аллаһы Тәгалә остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде дип дога кылдылар.

Казанның Яңа Татар бистәсе зираты — XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы