Бүген Татарстанның мөселман өммәте янә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу көненә җыелды. Матур гадәткә әйләнгән бу чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук күренекле дин әһелләре, татар зыялылары, журналистлар, шәкертләр һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага килүчеләр татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән дин әһелләренә, мәгърифәтчеләргә, галимнәргә дога сәламнәрен ирештерде.
Бүгенге көндә Яңа татар бистәсе зиратында илледән артык татар дин әһеле, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фәне өлкәсендә хезмәт күрсәткән күренекле шәхесләр күмелгән. Алар арасында: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Сөнгатулла Бикбулатов, Туфан Миңнуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар. Бүгенге чарада татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән шәхесләрнең каберләре янында Коръән укып дога кылынды, аларның иҗат һәм тормыш юллары искә алынды.
Остазларны искә алу көне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларга багышлап әзерләнгән видеолар карау һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте. Катнашучылар остазлар хакында матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Аллаһы Тәгалә остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде дип дога кылдылар.
Казанның Яңа Татар бистәсе зираты — XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират.