Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин укулары узды

03 май 2018 ел 15:24
Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин укулары узды

Бүген Норлат районының Кизләү авылында Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» темасы астындагы III Укулар быел бөек татар мәгърифәтчесенең туган ягында үтүе белән үзенчәлекле.​ Конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру торды.​

Конференция башлануга кадәр кунаклар Норлат районы башлыгы белән бергә Кизләү авылындагы зиратта ишаннарның каберен зиярәт кылдылар, Коръән укып дога кылдылар.

Өченче ел рәттән уза торган әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Норлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Норлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан шәһәр бүлеге җитәкчесе, Норлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрид Мифтахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Норлат районы имамнары, укытучылары катнашты. Конференциядә катнашучылар дини остазларыбызның хезмәтләрен, рухи мирасыбызны, тарихыбызны тирәнтен өйрәнү мәсьәләләрен карадылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы