Бүген Норлат районының Кизләү авылында Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» темасы астындагы III Укулар быел бөек татар мәгърифәтчесенең туган ягында үтүе белән үзенчәлекле. Конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру торды.
Конференция башлануга кадәр кунаклар Норлат районы башлыгы белән бергә Кизләү авылындагы зиратта ишаннарның каберен зиярәт кылдылар, Коръән укып дога кылдылар.
Өченче ел рәттән уза торган әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Норлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Норлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан шәһәр бүлеге җитәкчесе, Норлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрид Мифтахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Норлат районы имамнары, укытучылары катнашты. Конференциядә катнашучылар дини остазларыбызның хезмәтләрен, рухи мирасыбызны, тарихыбызны тирәнтен өйрәнү мәсьәләләрен карадылар.