Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак

04 май 2018 ел 11:18
Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак

Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләп, Ватанга тугрылык һәм Җир шарындагы тынычлык хакына батырлык үрнәкләре турында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен совет чоры мөселманнарының керткән өлешләре хакында сөйлиячәк. Аерым игътибар СССР вакытында мөфти булып торган Габрахман хәзрәт Рәсүлевның мөселманнарны дошманга каршы көрәшкә чакырып чыгарган фәтвасына һәм танклар ясау өчен шәхси 50 мең сум акча бүлеп чыгару гамәленә биреләчәк. Вәгазь барышында Татарстан имамнары Ватанны саклау, туган илеңне сөю турында Коръән аятьләре, хәдисләр китерәчәк.

​Җомга намазы ахырында дәһшәтле сугыш елларында якыннарын югалтканнарның, яу кырында ятып калганнарның һәм ахирәткә күчкән ветераннарның, тел хезмәтчәннәренең, хәбәрсез югалганнарның рухларына дога кылыначак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы