"Без - татарлар!" тәмам: мөфти укытучылар белән очрашып нәтиҗәләр чыгарды

04 май 2018 ел 17:22
"Без - татарлар!" тәмам: мөфти укытучылар белән очрашып нәтиҗәләр чыгарды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәчетләрендә "Без - татарлар!" дип исемләнгән татар теле курсларын алып барган укытучылар белән очрашты. Алар республикабызның 13 мәчетендә оештырылган татар теле дәресләре хакында үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Өч айлык курсларны уңышлы үтүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Дәресләргә 20 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге тыңлаучылар йөрде. Күбесе чыгышлары белән катнаш гаиләләрдән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән Татарстанга күченеп килүчеләрдән булды.    

Бушлай өч айлык курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән алты Казан мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”, “Мәрҗани”дә һәм Татарстанның җиде мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чистайда алып барылды. Курслар кысаларында укыту ике юнәлештә узды: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”.

Укытуны оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы эшләнде һәм басылып чыкты. Дәреслек авторлары – Россия ислам институты татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина. Дәреслек коммуникатив технологияләргә нигезләнеп, укучыларны татар телендә сөйләшергә, аны аңларга, үз фикерләреңне әйтә белергә, сүзләрне һәм авазларны аерырга өйрәтү максатларыннан чыгып төзелде. Дәреслек авторлары "тел мәсьәләсе" килеп чыккач, Диния Нәзарәтенең вакытлы һәм төгәл чаралар күрүен билгеләп үтте. 

Әлеге уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен 17 татар теле белгече һәм шулай ук квалификацияле имамнар җәлеп ителде. “Без – татарлар” өй айлык курслары 36 академик сәгатьтән гыйбарәт булды.

Бүгенге мөфти белән очрашуда татар теле укытучылары бертавыштан курсларның вакытын озайтырга, ким дигәндә алты айлык итеп оештырырга тәкъдим иттеләр, махсус эшләп чыгарылган дәреслекне югары бәяләделәр һәм чираттагы курсларга йөрергә теләүчеләр күпсанлы икәнен билгеләделәр.

Чаллыда татар телен өйрәнү шәһәрнең “Ак мәчет” мәдрәсәсе базасында узган. Мондый курсларга кешеләр бик кызыксынып йөргән, моны дәресләргә 43 кеше язылып, барысы да диярлек соңгы көннәргә кадәр дәресләргә йөрүе дә раслый. “Дәреслек курсларны интенсив формада оештырырга  ярдәм итте. Коммуникатив яктан эшләүгә зур мөмкинлекләр бирде”, – дип белдерде татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ринат Хаҗиев. 

Әлмәтнең “Җәмигъ мәчете”нә татар теле дәресләренә көз көне үк җыела башлаганнар иде. Биредә дәресләрне филология фәннәре кандидаты, доцент Рәфкать Шаһиев алып барды. Мөгаллим курсларны ким дигәндә 72 сәгатьтән торырга тиешлегенә басым ясады.

Казанның "Тынычлык" мәчетенә йөрүчеләр дәресләргә ел дәвамында йөрергә риза булуларын белдергәннәр һәм татар тарихыннан аерым дәресләр алып барылуын сораганнар. 

Укытучылар шулай ук татар булмаган милләт кешеләрен аерым укыту кирәклеге, Татарстан тарихы һәм иске имля буенча дәреслек булдыруның әһәмияте турында әйттеләр. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин "Без - татарлар!" курсларында намуслы эшләгәннәре, татар телен өйрәтүдә күрсәткән тырышлыклары өчен рәхмәт хатлары тапшырды һәм дәресләрнең агымдагы елның икенче яртысында тагын оештырылачагына ышандырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы