Намаз вакытларын төгәл билгеләү өчен барлык ислам дәүләтләрендә дә астрономик исәпләүләр кулланыла. 1917 нче елгы инкыйлабка кадәр бабаларыбыз безнең җирлектә дә шулай исәпләп килгән. Шуңа таянып, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килде.
Билгеле ки, кояш офык артына күмелгәч, ул горизонттан югала. Кояш тирәнгәрәк бата барган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы да кими бара һәм бер арадан соң офыкта әүвәл шәфәкъ кызыллыгы, аннары аклык бетә (ул Кояш үзәгеннән офыкка карата 15 яки 18 градус почмак тәшкил итә). Шуңа күрә, иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч таң беленә башлый, 15 градус чамасында кызыллык хасыйл була. Кич белән киресенчә: 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста шәфәкъ аклыгы бетә.
5 майдан август башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.
Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.
Билгеле булганча, җәй көне исә безнең җирлектә кояш югарыда телгә алынган градуслардан түбәнгә төшми, шул сәбәпле офыкта шәфәкъ кызыллыгы һәм аклык югалмый. Хәнәфи мәзһәбенә караган мәшһүр «Хәшия ибн Габидин» китабында бу очракта шәфәкъ кызыллыгы бетә торган төбәккә карап билгеләргә диелгән. Әлеге фикер күренекле дин галимебез Галимҗан Барудиның «Хөснел-гыйбадәт» китабында хуплау таба, шунлыктан тулысынча төн була торган төбәкләрнең намаз вакытлары да тикшерелде һәм аларда ул вакыт сәгать ярым чамасына туры килде. Шуңа таянып, җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баегач сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамлау лазем дип билгеләнде.