Мөфти Иранның хөрмәтле галиме белән очрашты

07 май 2018 ел 14:11
Мөфти Иранның хөрмәтле галиме белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Гөлистан районыннан килгән күренекле галим Гыйсамеддин Сәлахетдин Күклән белән очрашты. Хөрмәтле кунак Татарстан мөфтиен шәригать һәм дин гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Ул бүгенге көндә, рәсми мәгълүматлар буенча, Иранда 10 миллион сөнни мөселман гомер кичерүе, иң тыгыз рәвештә аларның Гөлистан, Заһидан һәм Хоросан районнарында яшәүләре турында әйтте. Кунакның сүзләренчә, бары Заһиданда гына дини уку йортларында 200 мең шәкерт белем ала. Бөек сөнни имам Җүвәйни һәм мәшһүр галим Мөхәммәд Шәриф Җүрҗани – шулай ук тумышы белән Ираннан, дип белдерде галим.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, проектлары турында сөйләде һәм атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең китапларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы