Камил хәзрәт ветеран имам Харис хәзрәт Салихҗанны Җиңү көне белән тәбрикләде

08 май 2018 ел 09:46
Камил хәзрәт ветеран имам Харис хәзрәт Салихҗанны Җиңү көне белән тәбрикләде

Бүген иртә таңнан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикли башлады. Иң беренче чиратта ул Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан янына барды. Харис хәзрәткә – 91 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Моннан тыш гомеренең күп елларын ул, мәчет имамы буларак, рухи хезмәткә багышлый. Камил хәзрәт ветеран имамны котлады, рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм аңа ныклы сәламәтлек теләде.

Ветераннарны тәбрикләү бүген көн дәвамында бар Республикабыз буенча дәвам итәчәк. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Татарстан имам-мөхтәсибләре кулыннан бәйрәм бүләкләрен илледән артык Бөек Ватан сугышы ветераны алачак.

Үзенең бәйрәм котлавында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп Камил хәзрәт нигездә совет мөселманнарының Җиңүгә керткән өлешләрен ассызыклап уза: "Татарлар Бөек Ватан сугышы елларында мөселман милләтләре арасында Советлар Союзы геройлары саны буенча беренчелекне тоталар. Үсеп килүче буынга халкыбызның күренекле дин эшлеклесе – мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлевның гамәлен белү, истә тоту һәм хөрмәтләү тиешле – сугышның иң кызган авыр елларында фашистлар Германиясенә җиһад игълан итүче һәм илнең барлык мөселманнарын изге сугышта катнашырга чакыручы фәтва чыгара ул. Әлеге документ СССРның барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителә һәм фашизмга көрәштә дин кардәшләребезнең берләшүендә мөһим роль уйный. Габдрахман хәзрәт тарафыннан кылынган Ватанга тугрылык, Туган илне ярату үрнәге бәяләп бетергесез: ул шулай ук танк колоннасы төзелешенә шәхсән үзеннән 50 мең сум күләмендә акча бүлеп чыгарып ярдәм күрсәтә. Без бабаларыбыз белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз: алар кырыс совет чорында диннәрен, традицияләрен генә түгел, үз Ватаннарына ихласлыкларын да саклап калганнар".

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы