Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары ТР мөфтие исеменнән шәхси котлаулар кабул итә

08 май 2018 ел 19:41
Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары ТР мөфтие исеменнән шәхси котлаулар кабул итә

Җиңү көне якынлашу алдыннан Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән шәхси котлаулар кабул итә. Мисал өчен, ул бүген 98 яшьлек Гали Гарифулла улы Гарифуллинда булды. Гали абый – сугыш ветераны һәм ул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Дан Ордены белән бүләкләнгән. Ул мөфти хәзрәткә үзенең тормыш юлы турында сөйләде һәм фронт истәлекләре белән уртаклашты.

Мөфти рәхмәт сүзләрен Әмирҗан Әнвәр улы Әнвәровка да җиткерде. Бөек Ватан сугышы ветеранына – 95 яшь. Ветеран зур шатлык белән хөрмәтле кунакны үз өендә кабул итте. Чәй өстәле янында алар Камил хәзрәт белән Бөек Ватан сугышының илебез тарихындагы зур вакыйга булуы турында әңгәмә кордылар. Камил хәзрәт үзенең гаилә биографиясеннән сугыш чоры авырлыклары тарихына тукталып, бабасының сугышта катнашуы турында сөйләде. Бүләкләр, истәлеккә фото, җылы сүзләр һәм теләкләр – ветеранга 9 май алдыннан дәрәҗәле кунакның килүе шулай истә калды.

Бүген Камил хәзрәт өендә булган иң “яшь” ветеран булып – 91 яшьлек Гатауллин Хаҗи Миңнәхмәт улы танылды. Ул мөфти хәзрәткә тәбрикләүләр һәм бүләкләр өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Хаҗи абый күз яшьләре белән совет солдатларының фашизм белән көрәштә күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.

Ветераннарга ныклы сәламәтлек теләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Сезнең буын безнең күпмилләтле илебезне дошманнардан коткарган һәм бар дөньяга тынычлык алып килгән. Якты киләчәк хакына күрсәткән сезнең батырлыклар беркайчан онытылмас һәм безнең йөрәкләрдә һәрвакыт калыр”, – дип билгеләп үтте.

– Һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында Аллаһы Тәгалә безгә әманәт итеп тапшырган төшенчәләрне - гаиләләрен, халкын һәм Ватанын әсирлектән, коллыктан яклап көрәшкән солдатлар Аллаһы юлында көрәшүчеләр булып тора. Ә андыйларга Раббыбыз тарафыннан бөек әҗер бирелгән. Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне үлекләр дип һич тә хисап итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар» (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 169 нчы аять), – дип әйтте Камил хәзрәт. Ул шулай ук бүген булган һәрбер ветеранның өендә Коръәннән аятьләр укыды.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртә таңнан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикли башлады. Иң беренче чиратта ул Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан янына барды. Харис хәзрәткә – 91 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Моннан тыш гомеренең күп елларын ул, мәчет имамы буларак, рухи хезмәткә багышлый. Камил хәзрәт ветеран имамны котлады, рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм аңа ныклы сәламәтлек теләде.

Моннан тыш, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән бүген республикабызның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүче ветераннар да бәйрәм бүләкләрен алачак. Татарстан имам-мөхтәсибләре кулыннан бәйрәм бүләкләрен Питрәч, Чүпрәле, Әлки, Мөслим, Югары Ослан, Кайбыч, Буа, Алексеевски, Бөгелмә, Чаллы һәм Лениногорски ветераннары алды инде. Лениногорски районында бәйрәм өстәле оештырылды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераны үзе дә катнашты. Мирза хәзрәткә 94 яшь булуга да карамастан, ул Лениногорски районының Юлтимер авылында имамлык эшләрен алып бара. Мөфтият тарафыннан барлыгы илледән артык Бөек Ватан сугышы ветераны тәбрикләүләр кабул итеп алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы