Мөфти нәзарәтнең хәләл җитештерүне стандартлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты

10 май 2018 ел 22:34
Мөфти нәзарәтнең хәләл җитештерүне стандартлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты

Казанда “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисади саммит дәвам итә. Аның төп темасын “Хәләл тормыш рәвеше” дип атадылар. Саммит кырларында әлеге теманы иң тулы, төпле һәм киң итеп “Дөнья базарын үстерүнең бер сәбәбе буларак милли хәләл станлартларын унификацияләү тәртипләре” дип исемләнгән конференция ачты. Аны Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең Хәләл стандартлары Комитеты оештырды. 

- Татарстан Россиянең - ислам үзәге булып тора, хәләл сәнәгатенең үсеше белән дә республикабыз алдагы сафларда, - дип башлады үзенең сәламләү сүзләрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. -  Россия эшмәкәрләренә үзебезнең илдә һәм чит ил хәләл базарларында актив эшчәнлек алып барсын өчен юллар салу белән Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты шөгыльләнә. Бүген Комитет Россиядә беренчелекне казанган, катгый рәвештә барлык таләпләрне үтәгән оешма буларак билгеле. Аның реестрында хәләл продукция җитештерә торган 113 сертификацияләнгән предприятие бар, шуларның 66-ы Татарстаннан булса, 47-се – Россиянең башка төбәкләреннән. Моннан 2017 тарихка олы вакыйга белән кереп кереп калачак. Россиядә  хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә 704 номерлы техник комитет оеша. Комитет Россия ислам институты каршында барлыкка килә. Комитетның төп максаты булып продукцияне җитештерүдә һәм “Хәләл” хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган методларны эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Шул сәбәпле Россия товар җитештерүчеләренә таләпләр тәртипкә китерелер, товарны эчке базарда куллану мөмкинлеге барлыкка килер һәм продукцияне чит илгә экспортка чыгарырга мөмкинлекләр артыр дип көтелә.

Шуннан соң докладлар белән конференциянең башка катнашучылары чыгыш ясады. Алар арасында - Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад, халыкара сәүдә һәм индустрия министры урынбасары Джума Аль Кайт, алыкара хәләл аккредитациясе форумы генераль сәркатибе (IHAF) Мөхәммәд Салих Бадри, Дубайның ислам икътисады үсеше генераль Директоры Абдулла Мөхәммәд Әль Авар һ.б. булды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы