Казанда «Kazan Islamic Clothes 2018» үтте

11 май 2018 ел 20:43
Казанда «Kazan Islamic Clothes 2018» үтте

Бүген Казанда "Россия – ислам дөньясы: KazanSummit" X Халыкара икътисади саммит кысаларында «Kazan Islamic Clothes 2018» дип исемләнгән IX Халыкара мөселман киемнәре фестивале узды. Аны оештыручылар булып: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, Россия Мөслимәләр берлеге, Россия Мөселман дизайнерлары берлеге тора. Әлеге проектның концепциясе Татарстан Республикасы имиджын күтәрү, мәдәни потенциалын арттыру һәм аның халыкара иҗади элемтәләрен киңәйтү бурычларына җавап бирә.

Фестиваль дизайнерлар һәм бар дөньядан модельерлар хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр белән халыкара мәдәниятләр диалогын үстерү, исламча, милли кием стилен пропагандалау, профессиональ дизайнерларның иҗади элемтәләрен үстерү, профессионаллар һәм яшь белгечләрнең мода индустриясе өлкәсендә тәҗрибәсе һәм идеяләр алмашу өчен гомуми мәдәни киңлек формалаштыру; халыкара дәрәҗәдә мода һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә бизнес үсеше һәм сәүдә өчен мөмкинлекләр тудыру максатында үткәрелде.

Конкурста профессиональ дизайнерлар, кием дизайнерларын әзерләүче һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар, шулай ук мөстәкыйль авторлар, яшь дизайнерлар һәм модельерлар катнашты. Алар Төркия, Англия, Марокко, Индонезия, Дагстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Чечен Республикаларыннан килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы