Мөфти “Бер көндә белем алу мәктәбе” проектында катнашучылар белән очрашты

13 май 2018 ел 12:31
Мөфти “Бер көндә белем алу мәктәбе” проектында катнашучылар белән очрашты

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин «Бер көндә белем алу мәктәбе» проектында катнашучылар белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан мөфтие киңәш-нәсыйхәтләрен җиткерде, мөфтиятнең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, рамазан аенда игелекле гамәлләр кылырга чакырды.

Әлеге курсларда якшәмбе көннәрне 12-60 яшьлек йөзгә якын кеше намаз уку тәртипләре һәм ислам дине нигезләре буенча белем алды.

Курсның программасы түбәндәге дәресләрдән гыйбарәт булды:

1 дәрес. «Кереш өлеше»: нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госелне ничек алырга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр;

2 дәрес. «Намаз дәресләре»: намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе;

3 дәрес.  «Гакыйдә дәресләре»: гакыйдә, ислам гакыйдәсенең әһәмияте.

4 дәрес. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

5 дәрес. «Ураза дәресләре»: ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл.

“Бер көндә белем алу мәктәбе”ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә узды.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытты. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы