Рамазан аеның беренче көненнән “Дини-сорау” интернет-линиясе үз эшен башлый

14 май 2018 ел 13:09
Рамазан аеның  беренче көненнән “Дини-сорау” интернет-линиясе үз эшен башлый

2018 елның 16 маеннан, ягъни изге Рамазан аеның беренче көненнән Татарстан Мөфтиенең  “Дини сорау” консультатив линиясе үз эшен башлап җибәрә. Татарстан Мөфтиенә  шәригать кануннары буенча кызыксындырган сораулар белән түбәндәге электрон почта аша мөрәҗәгать итү мөмкин булачак: dini.sorau@tatar.ru.

Бу хакта бүген "Татар-информ" МА Рамазан ае уңаенан узган матбугат конференциясе барышында билгеле булды.

Моннан тыш, ислам тематикасына кагылышлы сорауларга җавапларны (843)50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефоннары аша да алырга мөмкин. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ышаныч телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10.00-17.00 кадәр эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы