Татарстан мөфтие “Эфир” телеканалында Рамазан турында сөйләде

16 май 2018 ел 13:53
Татарстан мөфтие “Эфир” телеканалында Рамазан турында сөйләде

Бүген, Изге Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Эфир” телеканалының “Тема” программасы кунагы булды. Танылган Казан журналисты Сергей Шерстневның сорауларына тулы җавап биреп, мөфти хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тоту һәм әлеге изге айда гыйбадәт кылу үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Аллаһы Тәгалә гөнаһларның ярлыкануы мөмкинлеге белән бүләкләп, мөселман өммәтен сөендерде. “Фәрештәләр ай дәвамында ризыктан һәм судан тыелып тору вакытында һәрбер ураза тотучыга гафу ителүне сорыйлар, – дип билгеләде ул. – Әмма Рамазан аенда иң мөһиме булып рухи яктан ураза торуы аңлашыла. Әлеге утыз көн дәвамында һәрбер кеше Аллаһыга гыйбадәт кылырга, үзенең әхлагын яхшыртырга, начар гадәтләрне ташларга һәм гомерлеккә яхшы якка үзгәрергә омтылырга тиеш. Һәрбер изге гамәл, Рамазан аенда кылынган һәрбер гыйбадәтләргә күпкә арттырылып савап языла”.

Камил хәзрәт шулай ук телевизор караучыларның игътибарын быел биреләчәк сәдака күләменә дә юнәлтте: фитр сәдакасының минималь күләме – быел 100 сум күләмендә билгеләнгән, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Мөфти шунысын да ассызыклады: “Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә”.

Камил хәзрәт әйтеп үткәнчә, Рамазан аена Татарстан Республикасына Төркиядән 47 Коръән-хафиз киләчәк, якынча 40 мәчеттә Коръән хәтем кылыначак, ягъни Коръән тулысынча укып чыгылачак. Моннан тыш, республика мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре оештырылачак – аларның исемлеге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтына куелган. Шулай ук Татарстанда каты авыручы балалар өчен кирәк-яраклар җыю буенча “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип исемләнгән традицион хәйрия акциясе игълан ителәчәк. 2018 ел Рамазанының яңалыгы – “Дини сорау” консультатив интернет-линиясенең үз эшен башлап җибәрүе. Бүгеннән башлап теләгән һәркем мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга электрон почта аша шәригатькә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итеп турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеген бирү өчен оештырылды. Аның адресы: dini.sorau@tatar.ru. Сорауларны шулай ук Диния нәзарәте сайтында “Мөфтигә сорау” дип исемләнгән сәхифә аша да җибәреп була. Ул Рамазан ае тәмамланганнан соң да эшләячәк.

Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа казанышы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статусы бирелү турында сөйләде. “Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиядә шундый статус алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булып тора. Әлеге статус бирелү, һичшиксез, Татарстан Республикасында конфессияләр, мәдәниятләр һәм милләтләр арасында тотрыклы мөнәсәбәтләр тәэмин итү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген халыкара дәрәҗәдә тану булып тора”, – диде ул.

Моннан тыш, интервьюда мәчетләрдә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар!” дип исемләнгән бушлай өч айлык курслар, Татарстан Диния нәзарәтенең узган KazanSummit икътисадый форумында һәм Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашачагы турында сөйләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Тема” тапшыруы бүген “Эфир” телеканалында 19.40 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы