Татарстан мөфтие Казанда беренче ифтарны ачты

17 май 2018 ел 09:54
Татарстан мөфтие Казанда беренче ифтарны ачты

Изге Рамазан аеның беренче ифтарлары Казанда кичә 19.50 сәгатьтә эшли башлады. Рамазан чатырлары күп мәчетләрдә эшли, шул исәптән “Туган авылым” комплексында да. Кичә биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында авыз ачу мәҗлесе узды. Ифтар Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырылды һәм үзенә ике йөзгә якын ураза тотучы мөселманны җыйды. Әлеге сөенечле вакыйганы уртаклашырга күп кенә кунаклар килде: Игумен Евфимий, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, Төркиянең Казандагы Баш консулы Әхмәт Садыйк Доган, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Ай-Ти Парк директоры Антон Грачев һәм башкалар.

“Рамазан чатыры”н ачып, Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тоту һәм изге айда гыйбадәт кылу үзенчәлекләре турында сөйләде.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” изге ай дәвамында көн саен эшләячәк. Биредә һәр кич ике йөзгә якын кешене ашатачаклар.

Казанда авыз ачу мәҗлесләре 41 мәчеттә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларның исемлеге белән биредә таныша аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы