Изге Рамазан аенда ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә мәшһүр дин әһеле Ризаэтдин бине Фәхретдиннең (1859-1936) "Мөхәммәдﷺ" исемле китабын дөньяга чыграды. Басмада автор сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) тормышы һәм эшчәнлеге, исламның таралышы турында кыскача мәгълүмат бирә. Китапта шулай ук Пәйгамбәрнең ﷺ гаиләсе, балалары, хатыннары турында да сүз бара.
Басма киң катлам укучыларны, ислам һәм татар мәгърифәтчеләренең дини мирасы белән кызыксынучыларны җәлеп итәчәк. Хезмәт рус һәм татар телләрендә нәшер ителде.
Ризаэтдин бине Фәхретдиннең (1859-1936) "Мөхәммәдﷺ" китабын "Хозур" Нәшрият йортының махсус кибетеннән (Казан ш., Газовая ур., 19) сатып алырга була.