Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 10нчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 100 кеше өйрәнде
26 ноябрь 2022 ел 15:29
Хәләл стандарты комитеты Истанбулда хәләл буенча халыкара күргәзмәләрендә катнаша
25 ноябрь 2022 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы