Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
Мөфти мөгаллимнәрне татар телле имамнар әзерләү һәм шәкертләргә һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтергә чакырды
27 октябрь 2022 ел 13:10
“Мөхәммәдия”нең яңа бинасында мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак
26 октябрь 2022 ел 09:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы