Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында Казанда 10 Республикакүләм ифтар узды
01 май 2022 ел 09:55
Мөфти 2022 елда хаҗ оештыру буенча утырышта катнашты. Татарстан өчен квота бүлеп бирелде
29 апрель 2022 ел 14:06
10 Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк
29 апрель 2022 ел 12:15
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы