Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
Хәзрәтләр татар дини мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты
23 февраль 2022 ел 07:43
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Донбасс качакларына гуманитар ярдәм күрсәтәчәк
22 февраль 2022 ел 11:34
Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашу өчен гаризалар кабул итә
22 февраль 2022 ел 11:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы