Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Мәүлид ән-Нәби үтте
27 сентябрь 2023 ел 15:13
Мөфти – Мәүлид кичәсендә: “Рәхмәтләр арасында иң зурысы – Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе”
26 сентябрь 2023 ел 20:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы