Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аеның озын һәм җәйге көннәрендә мөселманнарга ураза тоту, догалар һәм изге гамәлләр кылу кебек саваплы эшләрне насыйп әйләгән. Рамазан ае – гафу итү һәм зур саваплар ае. Һәр мөселман бирелгән әлеге мөмкинлектән файдаланырга тырыша.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты изге гамәлләр календарен әзерләде. Көндәлек куллануда уңайлы булган әлеге календарьда изге Рамазан аенда башкарылырга тиешле саваплы гамәлләр китерелгән. Календарьда мөселманнар Рамазан аенда кылган һәр саваплы эшен билгеләп барып үзенең холкын камилләштерү өстендә алып барган тырышлыкларына нәтиҗәләр ясый алачак.
Рамазан аена изге гамәлләр календарен моннан алырга мөмкин:
277 КБ