21 май көнне Татарстан мөфтие Биектау районына эшлекле сәфәр кылды. Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм район имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән бергәлектә Биектау авылында төзелеп килүче мөхтәсибәт бинасын карады, район күләмендә оештырылган авыз ачу чараларында катнашты. Ул шулай ук җирле халык белән аралашты, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде.
Камил хәзрәт белән очрашу барышында муниципалитет җитәкчесе аңа райондагы милли-конфессиональ хәл турында сөйләде, шулай ук Биектау мөхтәсибәте эшчәнлегенә бәя бирде һәм киләчәктә районда диннәр арасында татулыкны ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару буенча үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Биектау районы стадионына төрле буын вәкилләре – хезмәт алдынгылары, лаеклы ялдагы өлкән апа-абыйлар, күп балалы яшь гаиләләр, аксакал имамнар, мохтаҗлар, инвалидлар – барлыгы биш йөздән артык кеше катнашты.
Татарстан мөфтие район халкы белән очрашу үткәрде, рамазан ае, зәкят, нисаб, фидия, фитыр сәдакасы, Ураза гаете һәм бәйрәм намазына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җыелган халык Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазын укыды.
Биектауның 4 нче мәктәбе спортзалында биш йөздән артык кешегә ифтар ашы әзерләнде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.