Бүген Татарстан мөфтие Казанның 2 нче төзәтү колониясендә җәза үтүче мөселманнар белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин колониянең “Касыйм” мәчетендә өйлә намазын укытты, рамазан аеның кыйммәтләрен аңлатып нәсыйхәт сүзләре ирештерде, мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Биредә иллегә якын кеше мәчеткә кереп гыйбадәтләрне үти, шулай ук ураза тоту өчен мөмкинлекләр тудырылган. Татарстан мөфтие колония тоткыннарына 200 кг күләмендә җимешләр – хөрмә, инҗир, өрек тапшырды, авыз ачу үткәрелә торган ашханәне карады.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлешне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли һәм колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылган, анда барлыгы 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара.
Татарстан мөфтияте Рамазан-шәриф аенда төрмәләргә җиләк-җимешләр, ашамлыклар, ә Корбан бәйрәме көннәрендә ит алып керә, шулай ук дини викториналарга бүләккә Коръәннәр, китаплар тапшыра. Бүгенге очрашу барышында тудырылган барлык мөмкинлекләр өчен УФСИН җитәкчелегенә рәхмәтләр белдерелде.