Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте "ТНВ" телеканалы белән берлектә Рамазан аена багышланган махсус бәйге игълан итте. Изге Рамазан Шәриф ае турындагы белемнәрен күрсәтәсе килгән һәркем “Манзара” тапшыруында һәр җомга көнне сорауларга җавап биреп, кыйммәтле бүләкләр ота ала. Җаваплар түбәндәге адреска юлланырга тиеш: ramadanae.karim@yandex.ru. Җиңүчеләр атна саен билгеләнәчәк. Бәйге Рамазан аеның соңгы җомгасына кадәр дәвам итәр дип көтелә.
Рамазан бәйгесендә катнашыгыз!
24 май 2018 ел 11:31
Соңгы яңалыклар
Мөфти: “Гыйлемсез кеше Коръән текстларының мәгънәсенә төшенә алмый һәм аны аңлауда хаталанырга мөмкин”
19 сентябрь 2023 ел 13:50
“Мәдрәсәгә игелек кыл”: яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар әзерләсен өчен, Татарстан мөселман уку йортларына ничек ярдәм итәргә?
18 сентябрь 2023 ел 15:34
Нәзарәт җитәкчелеге KazanForum-га әзерлек буенча видеоконференция эшендә катнашты
18 сентябрь 2023 ел 13:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы