Мөфти – алман телеканалына: “Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш”

24 май 2018 ел 13:56
Мөфти – алман телеканалына: “Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш”

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты. Интервью өчен 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионаты сәбәп булып торды: Германиянең билгеле журналисты һәм телевидение алып баручысы, ZDF мәгълүмат хезмәте баш мөхәррире Маттис Форнофф әңгәмә алды. Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистка ислам дөньясының Төньяк башкаласы һәм мультикультурализм үзәге буларак Казан шәһәре турында сөйләде: биредә күп гасырлар дәвамында төрле диннәр татулыкта гомер кичерә.

– Советлар Союзы таркалганнан соң Казанда 24 мәчет эшли иде, хәзер Татарстан Республикасы буенча аларның саны мең биш йөздән артып китә, – дип ассызыклады Камил хәзрәт, төбәктә ислам үсеше соравына җавап биреп. – Төрле халыкларның һәм төрле диннәрнең татулыкта яшәү нигезендә динне дөрес аңлау ята, аны безгә бабаларыбыз васыять иткән. Бездә Республикада аңлыйлар: бер дини берләшмәнең проблемасы башкаларга да кагылачак. Бу бер шәхси квартирда яшәп тә, гомуми коммуникацияләргә ия булган кебек. Без бер йортта яшибез! Ниһаять, кеше кичекмәстән кан бирүгә мохтаҗ булганда, аны резус-факторга һәм кан төркеменә карап эшлиләр, ә дини яки милли билгегә карап түгел.

Журналист мөфтидән шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремизмга каршы эшчәнлеге белән кызыксынды. Камил хәзрәт болай җавап бирде: “Террорчылар ислам битлегенә яшеренәләр. Моннан иң беренче чиратта без – мөселманнар азапланабыз. Экстремистлар белән идеологик каршы торуда иң өстенлекле бурычлардан без дини мәгариф системасы үсешен күрәбез. Республикабызда 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли – алар барысы да үз эшчәнлекләрен хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсе һәм без яшәгән җирлекнең милли-сәяси чынбарлыгы нигезендә алып баралар”.

Интервью ахырында Маттис Форнофф Камил хәзрәттән болай дип сорады: “Әгәр сезнең дөньякүләм рухи лидерларга мөрәҗәгать итү мөмкинлегегез булса, сез аларга ни дип әйтер идегез?”

– Мин аларга Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлына иярергә киңәш итәр идем, – дип җавап бирде Татарстан мөселманнары башлыгы. – Без үз замандашларыбызга иярсәк, алар үз карашларында ялгышкан кебек без дә ялгышырга мөмкинбез. Тормышның барлык законнары күптән билгеле: алар безнең бабаларыбызның традицияләрендә сакланалар. Без аларны сакларга тиешбез. Иң мөһиме: бүген дин өчен көрәшү, аның турында китап язу һәм аның өстенлекләре турында сөйләү мөһим түгел. Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы