Бүген Казан теннис Академиясендә VI Республикакүләм ифтарга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үтте. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук "Казань Арена" АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм РФ мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе президентының беренче вице-президенты Радик Абдрахманов катнаштылар. Оештыручылар чарага әзерлек барышы белән танышты - ул бүген иртә таңнан башланды. Хәзерге вакытта намаз уку өчен зал әзерләнде, Академия территориясендә керү юнәлешләре күрсәтүче навигация системасы оештырылды, өстәлләр җыела һәм бина җыештырыла, волонтерлар эшли.
VI Республикакүләм ифтарның беренче көне (ирләр өчен) бүген Казан теннис академиясендә үтә. Башлана сәг.18.00-дә. Иртәгә, 27 май көнне, хатын-кызлар ифтары узачак.