Татарстан мөфтие VI Республикакүләм ифтарга әзерлек барышын тикшерде

26 май 2018 ел 11:16
Татарстан мөфтие VI Республикакүләм ифтарга әзерлек барышын тикшерде

Бүген Казан теннис Академиясендә VI Республикакүләм ифтарга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үтте. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук "Казань Арена" АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм РФ мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе президентының беренче вице-президенты Радик Абдрахманов катнаштылар. Оештыручылар чарага әзерлек барышы белән танышты - ул бүген иртә таңнан башланды. Хәзерге вакытта намаз уку өчен зал әзерләнде, Академия территориясендә керү юнәлешләре күрсәтүче навигация системасы оештырылды, өстәлләр җыела һәм бина җыештырыла, волонтерлар эшли.  

VI Республикакүләм ифтарның беренче көне (ирләр өчен) бүген Казан теннис академиясендә үтә. Башлана сәг.18.00-дә. Иртәгә, 27 май көнне, хатын-кызлар ифтары узачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы