Казанда VI Республикакүләм ифтар узды

26 май 2018 ел 21:23
Казанда VI Республикакүләм ифтар узды

Казан теннис академиясендә VI Республикакүләм ифтар узды. Оештыручыларның карары белән, быел ул ике көндә: 26 майда – ир-атлар өчен, 27 майда – хатын-кызлар өчен.
Ифтарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, ТР Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, чит дәүләтләрнең илчеләре, Татарстан һәм Россиянең төрле төбәк дин эшлеклеләре, православие һәм католик руханияте вәкилләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, физик сәламәтлеге чикле кешеләр катнашты. Моннан тыш, ифтарны хөрмәтләп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Ифтар традицион рәвештә Коръән-Кәрим сүрәләре уку белән башланды. Республика мәҗлесендә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.
– Без Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сүзләрен искә төшерәбез: «Рамазан ае җиткәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре бикләнә һәм шайтаннар чылбырга богаулап куела», – дип әйтте Татарстан мөселманнары башлыгы. Ягъни әлеге айны Аллаһы Тәгалә без Аңа изге гамәлләр кылып һәм тыйганнардан тыелып омтылсын өчен әзерләгән. Ул шулай ук әйтте: «Аллаһыга өмет һәм ышаныч белән Рамазан аенда ураза тоткан кешенең элекке гөнаһлары гафу ителер». Мин ихлас күңелдән Раббыбызның тоткан уразаларыбызны һәм кылган гыйбадәтләребезне кабул итүен, Рамазаннан соң чиста һәм гөнаһлардан азат хәлдә күрешүебезне телим. Ураза Аллаһы каршындагы иң сөекле гыйбадәтләрнең берсе. Һәрбер гамәл өчен савап фәрештәләр тарафыннан языла, ә ураза өчен савапны  Аллаһы Үзе бирә, чөнки ул Аның  өчен генә. Ә Аллаһы ризалыгына һәм Аның савабын алудан башка тагын нинди зур бүләк була ала?
Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тоту һәм гыйбадәтләр кылу үзенчәлекләре турында вәгазь белән Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул шулай ук чыгышында изге гамәлләр кылырга өндәде.
Авыз ачу вакыты җитү белән ифтарда катнашучылар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән ахшам намазы укыды.
Намаздан соң катнашучылар кунаклар белән бергә сый-нигъмәтләр табынына узды. Анда төп ризык пылау булды. Авыз ачу менюсына кипкән җиләк-җимешләр, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфит, печенье керә. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,100 тонна сыер ите, 600 кг дөге, 1,2 тонна яшелчә, шулай ук 2 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 8000 чәк-чәк, 2000 литр сок, шешәләрдә 7000 литр су сатып алынган. Моннан тыш, ике көн дәвамында, Республика ифтарына билетлар җитмәүчеләр өчен, 400 ланч-бокс тарату каралган иде.
Авызачу чарасы тәмамлануга ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашты. Республика башлыгы Россия Президенты Владимир Путинның боерыгы белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләве турында искә төшерде һәм Татарстанның ислам дөньясы белән актив эшләве, күптән түгел Казанда Kazansummit-2018 халыкара икътисади форумы узу турында әйтте, анда ислам дөньясының күп илләреннән вәкилләр бар иде.
Республикакүләм ифтар турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов болай дип билгеләде: «Безнең зур масштаблы чаралар үткәрү тәҗрибәбез бар. Бу безнең традицияләр, мөселманнар ифтарга районнардан киләләр. Барысы да тынычлык һәм татулык тели. Бу безнең республикабыз һәм гомумән илебез үсеше өчен бик мөһим». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген илебездә дини хисләр һәм гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бар шартлар тудырылган. «Һәм без моның өчен күпмилләтле илебез җитәкчелегенә рәхмәтле», – диде ул.
Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында «республика ифтары өммәтне, татарстанлыларны һәм безнең йөрәкләрне берләштерү көченә ия» булуы белән танылуы турында әйтте. «Сез безгә башка конфессия вәкилләренең килүен күрә ала идегез. Бу, дөрестән дә, безне берләштерә, һәм без бердәмлек белән Татарстанда яшибез».
– Ифтарның максатлары күп, – дип әйтте ул, катнашучылар арасында ураза тотмаучылар булу турында бирелгән сорауга. – Бүген бирегә «бер өстәл янына» төрле мөмкинлектәге, дәрәҗәдәге, диндәге һәм милләттәге меңләгән кеше җыелды. Бу ритуал гына түгел, бу – күрешү һәм бер-береңне Изге Рамазан ае белән тәбрикли алу мөмкинлеге.
Ифтарның беренче көне төгәлләнгәч Камил хәзрәт Сәмигуллин традицион рәвештә волонтёрлар десанты белән очрашты. Ул аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Кешеләргә рәхмәтле булу турында Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтендә әйтелә. Чөнки хәдистә әйтелгән: «Кешеләргә рәхмәтле булмаган, Аллаһыга да рәхмәтле була алмый». Бу хәдис кешеләргә рәхмәтле булу Аллаһыга рәхмәтле булу икәнлекне күрсәтә, бу теге яки бу кеше Аллаһының ихтыяры белән ярдәм күрсәтүдә арадашчы булган, ягъни әлеге кешене Аллаһы ярдәм итү мөмкинлеге белән бүләкләгән. Икенче бер хәдистә Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, «Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр, ураза тотучының савабын киметмәс. Ин шә Аллаһы, сез бүген ифтарга килгән һәрбер ураза тотучыдан савап алдыгыз. Хезмәтләрегез һәм тырышлыкларыгыз сезгә савап булып язылсын!»
Иртәгә VI Республика ифтары хатын-кызлар мәҗлесе белән дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы