Мөфти Әлмәт районы мөселман өммәте белән очрашты

28 май 2018 ел 21:35
Мөфти Әлмәт районы мөселман өммәте белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Әлмәт районында. Ул бүген биредә мөселман өммәте белән очрашты һәм Әлмәт Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән 250 кешелек ифтарда катнашты.

Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Татарстан мөфтиен райондагы дини вәзгыять, мөхтәсибәт һәм Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе эшчәнлеге белән таныштырды. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөселманнарын Изге Рамазан ае белән тәбрикләп, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ураза тотуның фазыйләтләре, файдалы гамәлләр, изге эшләр башкаруның әһәмияте турында сөйләде. Әлеге очрашуда Әлмәт районы мөселман активы, мәдрәсә шәкертләре, имамнар, шәһәр аксакаллары катнашты. Очрашу ахырында мөфти хәзрәт 2017-2018 уку елында мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшырды. Мәдрәсәнең көндезге бүлеген 14, кичке бүлеген 11 шәкерт тәмамлады. Шулай ук татар теле курсларына йөреп, белем үзләштерүчеләргә сертификатлар бирелде.

Мөфтинең эшлекле сәфәре Җәмигъ мәчетендә узган ифтар белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы