Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда изге гамәлләрне дәвам итеп янәдән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясен игълан итә. Әлеге чара инде дүртенче тапкыр уздырыла. Узган ел ул республикакүләм масштабта узды, шактый районнар актив катнашты. Җыелган акча “Зәкәт” хәйрия фондына тапшырылып авыруларга бүлеп бирелде. Быел әлеге акция 1 нче июньнән 20 нче июньгә кадәр дәвам итә.
Макулатура Тукай урамы, 40 йорт адресы буенча сәгать иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр (10.00-16.00) кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(843)237-86-18.