Мөфти республика өммәте белән очрашуны дәвам итә. Бүген Чистайга бара

31 май 2018 ел 08:48
Мөфти республика өммәте белән очрашуны дәвам итә. Бүген Чистайга бара

Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин республика мөхтәсибәтләренә, урыннардагы дини вәзгыятьне, дини оешмалар, мәчет һәм мәдрәсәләрнең эшчәнлеген тикшерү, мөселман өммәте белән очрашу максатларыннан, эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Изге Рамазан ае башланганнан бирле хәзрәт Татарстанның 7 казыятенә кергән районнарны барып күрде. Нәтиҗәдә, мөфти республиканың барлык төбәкләрдә диярлек булды. Шул исәптә: Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, Көньяк-Көнчыгыш, Көнчыгыш, Кама буе төбәкләре. Моннан тыш, Камиль хәзрәт Чистай һәм Аксубай мөхтәсибәтләренә дә барырга ниятли.

Чистайда мөфти биредәге мөселман активы белән революциягә кадәрге күренекле зыялы Мөхәммәдзакир Ишан Камаловның каберен зиярат кылачак, шулай ук 800 ел элек җирләнгән башка каберлекләр янында дога укыячак, Мөхәммәдзакир Ишан Камаловның мәдрәсә һәм аның янында урнашкан манарасыз мәчет биналарын барып күрәчәк. Моннан тыш, Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов мөфтигә төзекләндерелеп килүче Мөселман Үзәген күрсәтәчәк. Ремонт эшләре тәмамлану белән, биредә мөхтәсибәт хезмәткәрләре, шулай ук Мөселман яшьләр үзәге һәм мөселман эшмәкәрләре үзәге урнашачак. Ахшам намазы алдыннан Камиль хәзрәт Сәмигуллин шәһәрнең үзәк "Нур" мәчетендә Чистай мөселманнары белән очрашачак һәм ифтарда катнашыр дип көтелә. 

Кичә исә ул - Чүпрәле районына барды. Ул биредә район мөселманнары белән аралашты, районкүләм ифтарда катнашты. Авыз ачу мәҗлесенә җыелучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ринат улы Гафаров, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов сәламләде. Әлеге ифтарда район имамнары һәм мөселман активы, авыл абыстайлары, мәчет мөгаллимәләре, аксакаллар, авыл җирлеге башлыклары – барысы туксанга якын кеше катнашты.

Очрашу барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле районы мәчетләре эшчәнлеге һәм дини вәзгыять белән танышты, халыктан килеп ирешкән сорауларга җавап бирде, вәгазь сөйләде. “Рамазан аенда без Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен кат-кат исебезгә төшерәбез: “Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә”. Мин ихлас күңелдән Аллаһы Тәгалә уразаларны, гыйбадәтләрне кабул итүен һәм Рамазан аеннан соң барыбыз да чиста һәм гөнаһлардан азат хәлдә очрашуыбызны телим”, – дип җиткерде.

Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов шулай ук Изге Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. “Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһыга зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде”, – дип мөрәҗәгать итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы