Мөфти күпбалалы гаиләләр янына барып кайтты

31 май 2018 ел 16:10
Мөфти күпбалалы гаиләләр янына барып кайтты

Бүген көн дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәтнең "Зәкят" Хәйрия фонды белән бергә Казанның берничә күпбалалы һәм азкеремле гаиләсендә кунакта булды. Гаиләләр өстәвенә физик мөмкинлекләре чикле, авыру бер яки ике бала тәрбияли. Аларның барысына да күчтәнәчләр – азык-төлек белән тулы хәйрия пакетлары тапшырылды. 

Мисал өчен, Рузалия ханым Гарипова берүзе дүрт бала тәрбияли. 11 яшьлек Муса исемле кечкенә улы тумыштан инвалид, ул мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый. Камил хәзрәт Сәмигуллин сабыйның хәлен белешеп, аның сәламәтләнүенә дога кылды, гаиләнең көнкүреше, яшәеше белән танышты. Шунысы мөһим: “Зәкят” фонды әлеге гаилә белән ел әйләнәсе даими элемтәдә тора, моңа кадәр махсус ортопедик матрац алып бирүдә, фатирны җиһазландыруда ярдәм күрсәтте. 

Тагын бер аяныч хәлдә калган Заһидуллиннарның гаиләсендә шулай ук дүрт баланы әни кеше берүзе тәрбияли. 5 яшьлек Әминә исемле кызына Даун синдромы диагнозы куелган. Камил хәзрәт шулай ук хәйрия пакеты тапшырып, “Зәкят” фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншинга әлеге гаиләне күздән югалтмыйча кайгыртып торырга кушты. 

Гөлназ ханым Кашапованың гаиләсе исә Казанга Түбән Камадан күчеп килгән һәм хәзер ике бүлмәле квартир арендалап торалар. Дүрт балаларының икесе гарип – 4 һәм 7 яшьлек балалары Даун синдромы белән интегә. Татарстан мөфтие гаиләгә исәнлек, җиңеллекләр сорап дога кылды.

Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды үз эшчәнлеген 1998 елдан бирле башкарып килә. Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң беренче чиратта, авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. Мисал өчен, 2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелә. Быелның биш ае эчендә 20-дән артык балага ярдәм күрсәтелә. Аларның күбесе церебраль паралич белән интеккән сабыйлар, араларында беженецлар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар да бар. Күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдән чыккан мәктәп укучылары исә ел саен Белем көне уңаеннан мөфти кулыннан кирәк-яраклар белән тулы портфель ала.

Милләт һәм дингә карамыйча, мохтаҗларны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү ел буе берөзлексез дәвам итә, Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә әлеге эшчәнлек гадәттәгечә көчәйтелә. Ел саен меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм дистәләгән социаль учреждениеләргә унар мең корбан сарыклары ите таратыла,  400-гә якын гаилә ашамлык пакетлары, бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителә, фәкыйрьләргә ел буе Фонд оештырган Хәйрия ашлары оештырыла. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булып тора. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы