«Хозур» нәшрият йорты Имам Әбү Хәнифә Ән-Ногманның (Аллаһының рәхмәтендә булса иде) хәдисләр җыентыгын бастырып чыгарды.
«Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде) хәдисләр җыентыгы» үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган. Әбү Хәнифә аларны Пәгамбәребез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булса иде) ирешә торган төрле ысуллар белән җиткерә.
Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы дөньяның төрле почмакларында - Көнчыгыштан алып Көнбатышка һәм Төньяктан Көньякка кадәр таралырга өлгерде инде.
Белемгә омтылучы галимнәр һәм студентлар хәдисләрне буыннан-буынга тапшырганнар, эчтәлеге буенча бүлекләргә бүлгәннәр һәм аңлату эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу Әбү Хәнифәнең олы гыйлемле галим булуын раслый.
Болгар ислам академиясе профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Ас'тәмуг Сәгъди Хәсәни Гыйракый «Муснад» хәдисләр җыентыгын тикшергән, аңа искәрмә һәм аңлатмалар язган.