Билгеле булганча, Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрә. Ун көн дәвамында Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр алып барачак. Китап шушы көннәрдә «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан бастырылды.
Бүген икенде намазыннан соң дәресләр циклы беренче кереш сабак белән башланып китә. «Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы» үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган. Мөфти тыңлаучыларга бөек галим Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) тормыш юлына да тукталачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк дәресләр циклына рәхим итегез.