Бүген мөбарәк җомга көнендә Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм мөселман яшьләрендә әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук туристларның һәм Казан кунакларының Изге Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрде. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә узган акция кысаларында волонтерлар “барлык айлар солтаны”ның төп символы – хөрмә өләште һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләде.
“Татлы Рамазан”: казанлыларга һәм башкала кунакларына хөрмә өләштеләр
08 июнь 2018 ел 13:50
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтие Бразилиянең Имамнар һәм ислам эшләре буенча Югары советы башлыгы белән очрашты
23 октябрь 2023 ел 18:52
Татарстан мөфтияте делегациясе Бразилиядә хәләл Глобаль бизнес-форумда катнаша
23 октябрь 2023 ел 17:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы