Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2018 елның футбол буенча FIFA дөнья Чемпионатының Казан шәһәрендә урнашкан матбугат үзәгендә булды. Матбугат конференциясе кысаларында Камил хәзрәт чит ил, федераль һәм республика масскакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Брифинг модераторы буларак танылган Казан тележурналисты Тимур Бикмурзин чыгыш ясады.
Аралашу барышында Татарстан мөселманнары башлыгы катнашучыларга республиканың ислам рухи потенциалы, Рссиядә иң зур Диния нәзарәте булган республика Мөфтияте эшчәнлегенең юнәлешләре, регионда күп төрле мәдәни традицияләр һәм өммәтнең бай дини тормышы турында сөйләде.
Аерым алганда, Татарстан мөфтие Чемпионат кунакларына һәм ярышларда катнашучыларга безнең җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне кору тәҗрибәсен күрсәтү мөмкинлеге туу шатлыгы белән уртаклашты. Хәләл-индустрия турында бирелгән сорауга: «Без бу вакыйгага 30 ел әзерлек алып бардык»- дип шаяртты Камил хәзрәт җавабында. - Казанда хәләл кунакханәләр һәм хәләл стандартлары буенча эшләүче җәмәгать туклануы нокталары бик күп. Безнең мәчетләребездә ишекләр һәркемгә дә ачык".
Казан хаклы рәвештә ислам дөньясының төньяк башкаласы статусына ия, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. -- Татарстанда иң дәрәҗәле ислам белеме бирү үзәкләре эшли һәм Россиядәге барлык мәчетләрнең чиреге Татарстанда халыкка хезмәт күрсәтә. Биредә хәзерге татарларның борынгы бабалары –болгарлар Ислам динен дәүләт дине буларак 922 елда кабул иткән. Бу татар халкы язмышында гына түгел, ә Евразия кыйтгасының тарихына да җитди рәвештә тәэсир ясаган төп вакыйгаларның берсе. Шунысы игътибарга лаек, Россиядә ислам дине Русьне чукындыруга кадәр күпкә алданрак кабул ителүе мәгълүм.
Татар дин гыйлеме мәктәбе Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында да иң борынгы һәм иң дәрәҗәлеләрдән санала. Нәкъ менә татар ислам дине галимнәренең бәһасез хезмәтләрендәге дустанә мөнәсәбәтләргә һәм сабырлыкка өйрәтүче Ислам нигезләре хакындагы мәгълүматлар бүгенге Россия өммәте һәм дөнья җәмгыяте өчен дә мөһим.
Регионда күп төрле мәдәни традицияләр һәм дустанә мәнәсәбәтләр темасын хәбәрчеләр дәвам итте. Аларның сорауларына җавап рәвешендә Камил хәзрәт владыка Феофан белән булган шәхси дустанә мөнәсәбәтләре турында әйтеп узды. "Безнең арада килешү бар – без мөнәсәбәтләрне бозуга китерә торган бәхәсле темаларга кагылмыйбыз. Безне берләштерә һәм уртак карарлар кабул итүне таләп иткән сораулар байтак: социаль әһәмияткә ия, рухи-әхлакый, яшь буынны тәрбияләү һәм башка мөһим бурычлар бар”, - диде ул.
Матбугат конференциясе дөньяда төп футбол вакыйгалары кысаларында оештырылу сәбәпле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен мөфтинең спортка карата фикере дә кызыксындырды. Билгеле булганча, Камил хәзрәт джиу-джитсу белән мавыга һәм көрән билбау иясе булып тора. Ул журналистлар белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнарны спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өлкәсендә алып барылган эшчәнлеге турында уртаклашты. Әйтик, Татарстан Республикасының барлык имамнары киләсе айда ГТО нормаларын тапшыру өчен җыелачагын әйтеп узды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтүенчә: «Көчле иманлы Аллаһы тәгалә каршында көчсез иманлыга караганда яхшырактыр"-, дигән хәдисне китерде. Шул ук вакытта ул хәбәрчеләргә футболны карап утырудан бигрәк күбрәк аны уйнарга яратуын, бигрәк тә ялгыз шөгыльләнә торган, кешенең чыдамлылыгын, тырышлыгын, ныклыгын сыный торган спорт төрләрен хуп күрүен белдерде.
Матбугат конференциясендә яңгыраган барлык сораулар арасында журналистларны агымдагы елның апрелендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә бирелгән Берләшкән Милләтләр Оешмасынының икътисади һәм социаль советы каршындагы консультатив статусы да кызыксындырды.
Россиядә монда статуска беренче һәм бердәнбер хөкүмәтнеке булмаган дини оешма - ТР мөселманнары Диния нәзарәте ия булды, - дип аңлатты Камил хәзрәт. – Әлеге статус, һичшиксез, Татарстан Республикасында мәдәниятара, конфессияара, милләтара тотрыклы мөнәсәбәтләрне тәэмин итүдә башкарылган сәяси хезмәтенең югары бәясе булып тора һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Исламның традицион кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә алып барган эшчәнлеге нәтиҗәсенең халыкара дәрәҗәдә танылуын аңлата”.