FIFA 2018 дөнья Чемпионаты көннәрендә Чистайда конфессияара футбол матчы узды

27 июнь 2018 ел 15:46
FIFA 2018 дөнья Чемпионаты көннәрендә Чистайда конфессияара футбол матчы узды

Бүген Чистай мөхтәсибәтендә FIFA 2018 Дөнья Чемпионатына багышланган конфессияара футбол матчы булып узды. Матчта Татарстан имамнары һәм Чистай епархиясе вәкилләреннән торган кушма командалар уйнады. Гадәттәгечә, командалар "Дуслык" һәм "Дружба" исемнәре астында чыгыш ясады. Командаларның берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да уйнады.

Матч Татарстан имамнарының ГТО нормаларын тапшыру чарасы кысаларында үтте. Россиянең популяр акциясендә Диния Нәзарәтенең 22-70 яшьтәге 48 мөхтәсибәттән килгән 80 артык вәкиле катнашты. Алар физик әзерлекләрен берничә күнегүдә тикшерде:  иелү, баскан урыннан ераклыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, яткан шәкелдән гәүдәне торгызу, кул белән җирдән этелү, кыска араны йөгерү, 3 км араны йөгерү. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы