Бүген Чистай мөхтәсибәтендә FIFA 2018 Дөнья Чемпионатына багышланган конфессияара футбол матчы булып узды. Матчта Татарстан имамнары һәм Чистай епархиясе вәкилләреннән торган кушма командалар уйнады. Гадәттәгечә, командалар "Дуслык" һәм "Дружба" исемнәре астында чыгыш ясады. Командаларның берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да уйнады.
Матч Татарстан имамнарының ГТО нормаларын тапшыру чарасы кысаларында үтте. Россиянең популяр акциясендә Диния Нәзарәтенең 22-70 яшьтәге 48 мөхтәсибәттән килгән 80 артык вәкиле катнашты. Алар физик әзерлекләрен берничә күнегүдә тикшерде: иелү, баскан урыннан ераклыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, яткан шәкелдән гәүдәне торгызу, кул белән җирдән этелү, кыска араны йөгерү, 3 км араны йөгерү.