Кичә "Патриот" яшьләрне спорт-патриот әзерләү буенча Республика үзәгендә призывникларны Россия Федерациясенең Кораллы Көчләренә тантаналы рәвештә озату чарасы булып узды. Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев әлеге чарада катнашып, коры җир армиясенә һәм сугышчан диңгез гаскәрләренә баручы егетләргә нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Призывниклар белән очрашуда ул рухи әңгәмә үткәрде, ватанпәрвәрлек, Туган як, гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычлар турында сөйләде. Ул яшь солдатларга хәрби хезмәттә уңышлар һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Мөфтият вәкилләре армия сафларына 371 Татарстан егетен озатты
27 июнь 2018 ел 15:42
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Ерак Көнчыгыш һәм Приморье крае мөфтиятләренә яңартылган “Казан басмасы”н тапшырды
09 апрель 2024 ел 16:19
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак
08 апрель 2024 ел 13:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы