Бөгелмәдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге чор ялы тәмамланды

29 июнь 2018 ел 10:58
Бөгелмәдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге чор  ялы тәмамланды

  Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә балалар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге чор  ялы тәмамланды. Анда 50гә якын бала катнашты. Яшьүсмер мөселманнарны һәм мөслимәләрне Ислам нигезләре белән таныштырдылар, динебезгә, ата-аналарга карата әдәпле һәм тәрбияле булу, сакчыллык һәм мәрхәмәтлелек турында вәгазь укыдылар. Дәресләрне хәзрәтләр һәм РИУ студентлары үткәрде. Дәресләрдән тыш,  кызлар өчен хәрәкәт уеннары, суставлар өчен гимнастика һәм физик күнегүләр, спорт ярышлары, мастер-сыйныфлар оештырылды. Җәйге ял программасы командалар арасында үзәк квест үткәрү һәм җиңүчеләрне вә ялда катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Балаларның җәйге каникуллары чорында Бөгелмә мөхтәсибәтенең башка мәчетләрендә дә төрле дини чаралар уза.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы