«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» социаль проектының беренче тернәкләндерү курслары башланды

02 июль 2018 ел 17:05
«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» социаль проектының беренче тернәкләндерү курслары башланды

1 июльдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәгендә бөтенләй күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен укыту-дәвалау тернәкләндерү курслары башланып китте. Әлеге курслар РФ Президенты Гранты һәм «Ярдәм» хәйрия фондының үз чыганаклары хисабыннан финанслана. Курсларның ачылышына багышланган җыелышта «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар Рәфкат улы Баязитов, фондның укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, укытучылар катнашты. Бер айлык әлеге тернәкләндерү курсларына Самара, Иркутск, Ставрополь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Омск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар крайларыннан, Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия, Дагыстан, Чечня Республикаларыннан, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 45 кеше килде.

Билгеле булганча, июнь башында Казанда күп еллар эшләп килүче «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Грантын отты. Татарстаннан тәкъдим ителгән һәм җиңү яулаган 58 проект арасында иң күләмле Грантка «Ярдәм» хәйрия фонды ия булды. «Ярдәм» хәйрия фонды өчен күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эшне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару өчен мөмкинлекләр артты. «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган һәм бер елга исәпләнгән Грант проекты  2018 елның 11 июненнән эшли башлады.

Проектның беренче укыту-тернәкләнү курслары башланып китте. 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем туплау, 225 кешегә белем бирү һәм тернәкләндерү курсларын оештыру күздә тотыла. «Ярдәм» хәйрия фондын тарафыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эш 2000нче елдан бирле нәтиҗәле алып барыла. Аның башлангычы Левченко бистәсенә килеп тоташа. Хәйрия фондының яңа заманча үзәге 2013 елда ачылды. Фондның эшчәнлеге дәверендә тернәкләндерү курсларында 10 меңнән артык кеше дини гыйлем алды, Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәнде, психологик ярдәм, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлады.

«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» социаль проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, җәмгыятьтә җайлашырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтәбез, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. Әлеге социаль проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

Уку-укыту программасына кертелгән һәр предмет, дәреснең, консультациянең үз максаты бар. Дәресләрне үзләштергәннән соң күрмәүче һәм начар күрүче кеше нинди белемнәргә, нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш? Тернәкләндерү үзәге укытучылары, үзәккә килеп медицина лекцияләре укучы табиблар, юридик консультация бирүче юристлар үз максатларын ачык күзаллый.

«Ярдәм» фондының укыту-тернәкләндерү үзәге тарафыннан шулай ук экскурсияләр һәм спорт чаралары оештыру, йорт эшләренә өйрәтү кебек сабаклар үткәрү, паркларга, мәдәни чараларга алып бару да каралган. Проект кысаларында Казан шәһәрендә баннерлар урнашту, әйләнә-тирәбездә безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртү дә планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы