Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе, иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов, шулай ук “Ярдәм” ислам хәйрия фонды президенты, иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Илһам Исмәгыйлев һәм дәгъвәт бүлегенең әйдәп баручы белгече Марсель Мингалиев Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә караган 1 нче тикшерү изоляторында булды. Учреждениедә кырыктан артык кеше экстремистлык маддәсе буенча җәза үтә. Визит барышында хәзрәтләр яшәү корпусларын карадылар, мәҗбүри тоту урыннарын тикшерделәр, тоткыннар белән әңгәмә үткәрделәр. Рейд нәтиҗәләре буенча мөселман руханилары вәкилләре тоткыннардан шикаятьләр булмавын һәм биналарның торышы санитария-гигиена нормаларына туры килеп канәгатьләнерлек булуын билгеләделәр. Учреждение администрациясе тарафыннан матди-көнкүреш базаны яхшырту буенча билгеле бер чаралар күрелә, нигездә, 1 нче тикшерү камерасында планлы ремонт ясалган.
Моннан тыш, бүген Илдар хәзрәт 18 нче төзәтү колониясендә булды, ул шулай ук биредә тоткыннар белән аралашты, аларны тоту шартлары белән танышты, китапханәдә экстремистик әдәбиятның булу-булмавын һәм рөхсәт ителгән дини китапларның җитү-җитмәвен карады. Тоткыннар белән алда торган Корбан бәйрәме турында әңгәмә үткәрделәр.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан зур эш алып бара. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылды, анда 500 артык тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара.