Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Изге Болгар җыенын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, ТР Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин килгән иде.
Үз чыгышында Данис Шакиров 19-21 июль көннәрендә Казанда узачак IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына тукталды. Әлеге чарада Россиянең 70 төбәгеннән 1100 делегат, шулай ук Россия регионнарындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм 28 чит илдән милләттәшләребез, дин кардәшләребез катнашачак. Татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән Изге Болгар җыенының бер-берсеннән аерылгысыз булуы, бер-берсен тулыландырып, милләттәшләребезне берләштереп торуы турында искәртте.
ТР Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин Изге Болгар җыенының тарихына, бабаларыбызның ислам динен кабул итү көненең истәлекле көн булуына һәм быелгы чараның төп үзенчәлекләренә, яңалыгына тукталып узды. 21 июль көнне өч музей экспозициясе ачылачак.
Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов: “Әгәр агачның тамыры булмаса, агач үсә алмый, ул корып-кибеп бетә. Агач кебек, милләтләр, халыклар да шулай ук. Әгәр халык үзенең үткән тарихын белмәсә, аның белән горурланмаса, бу милләтнең киләчәге юк. Коръәндә Раббыбыз болай ди: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Димәк, безнең халкыбызның да шушы дөньяда урыны бар. 922 елда бабаларыбыз үз ихтыярлары белән рәсми рәвештә ислам динен кабул иткәннәр. Әйтергә кирәк, Болгар шәһәрендә 922 елга кадәр үк мәчет-мәдрәсәләребез эшләп килгән. Шул җирлектән ислам дине бөтен Россиягә тарала башлаган. Халкыбызның тарихында булган иң авыр вакытларда да, төрле аңлаешсыз чорларда да безнең әби-бабаларыбыз шушы Болгар шәһәренә барып, хәрабә биналар янәшәсенә җыелышып, Аллаһы Тәгаләгә дога белән ялварганнар, Раббыбызга догада булганнар. Шулай ук әлеге урын тарихыбызда булган авыр мизгелләрдә дә шушы Болгар җирлеге халкыбызда динебезнең сакланып калуына сәбәпче булган”, – дип белдерде. Елдагыча, традицион рәвештә Болгар җыенына килүчеләр хәзрәтләребезнең вгазьләрен тыңлый алачак. Җәмигъ мәчет мәйданында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак, Коръән укып догалар кылыначак. Татарстан мөфтие урынбасары Болгарга бару өчен районнарның үзәк мәчетләреннән автобуслар китүе турында белдерде.
Матбугат очрашуында шулай ук борынгы Җәмигъ мәчете әйләнәсенә туристларның тиешле киемнәрдән керүе мәсьәләсе дә күтәрелде. Мәдәният министрлыгы вәкиле җиде ел эчендә Болгарда музейга йөрүчеләрнең саны ун тапкыр артуы турында хәбәр итте.