Бүген Казанда татар дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны (1963-2012) искә алу булды. Казан мөселман зиратында танылган дин әһеле кабере янына аның белән бергә эшләгән хәзрәтләр җыелды.
Шулай ук көннең беренче яртысында өйлә намазына кадәр Апанай мәчете бинасында Вәлиулла хәзрәткә багышланган музей ачылды. Чарада Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар катнашты.