Бүген башкалабызның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.
Форумны Татарстан мөфтие урынбасары – Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Ул бу елның Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлануын искәртте. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 69 төбәгеннән 1076 делегат теркәлүен әйтте.
Пленар утырыш "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинның Коръән укуы белән ачылды.
"Мәрҗани "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф" дип язып калдырган. Ә бүген алар динебезне саклый. Без дин аша шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Татарстан, Башкортстанда әле боларны хәл итеп була, ә бүтән өлкәләрдә мәчеттән башка бүтән юлы юк. Шуңа сезгә таянабыз. Киләчәктә дә татарлыгыбызны саклар өчен бергә эшләрбез дип уйлыйбыз", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә.
Ул бөтен татар дин әһелләрен җыеп киңәшләшү, фикер алышу өчен бу форумның әһәмиятле булуын билгеләп узды. Чарага килүчеләрнең 900 дән артыгы Россия төбәкләреннән, калганнары Татарстаннан булуын әйтте.
"Безнең үз җиребез бар. Татар халкына дин Болгарда килде. Бүген Болгар Россия күләмендә ялт итеп тора торган ЮНЕСКОга кергән матур урын. Академия дә, кунакханә дә бар. Анда барып дога кылып безнең җыела торган бер урыныбыз ул. Болгарда бергә җыелып дога кылу үзе бер зур көч. Без Болгарны кешеләргә горурланып күрсәтәбез, югары бәялиләр. Бергә булсак, көчле булабыз. Иртәгә Ходай Тәгалә насыйп итсә, бергә бару мөмкин булачак", – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Камил хәзрәт Сәмигуллин форумда катнашучыларны хәрәкәткә өндәде. “Бары хәрәкәт итү генә куелган максатка ирештерә. Без күп еллар “шикәр” сүзен кабатларга мөмкинбез, әмма моңа карап кына авызда баллы тәм барлыкка килмәячәк. Әгәр дә без, мөселманнар, көч куеп тырышмасак, безнең эшләрне беркем башкара алмый. Тамырдан үзгәрешләр түгел, һәрбер эштә алга хәрәкәт итү, сыйфатлы үсеш һәм хәрәкәт мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Аллаһы каршында иң сөеклесе – аз гына булса да, даими булган гамәл”. Бер мисал китерәсем килә. Без күптәннән мөселман телевидениесе юнәлешендә эшлибез. Татарстан Республикасын колачладык, ә берничә көн элек күркәм вакыйга булды: безнең “Хозур ТВ” телевидениесе Башкортстан Республикасының тапшырулар челтәрендә дә барлыкка килде. Бу – алга хәрәкәт итүгә бер мисал!” – ди Татарстан мөфтие.
“Имам, доктор, таксист, хоккейчы, бизнесмен – кем һәм кайда икәне мөһим түгел. Һәрбер кеше һәр көнне үз динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштырырга тиеш. Әгәр без милләт буларак сакланып калырга теләсәк, һәм, Гаяз Исхакый язганча, 200 елдан соң югалырга теләмәсәк, безнең моннан башка юлыбыз юк. Ислам – беренче чиратта, хәрәкәт дине, теория дине түгел”, – дип саный мөфти.
Камил хәзрәт татар дин гыйлеме мәктәбенең Россиядә генә түгел, ә бар ислам дөньясында иң борынгы һәм тәҗрибәле мәктәпләрнең берсе булуын билгеләп узды. “Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин безнең соңгы очрашуыбызда моның шулай булуын раслады, ул революциягә кадәрге мөселман дин галимнәренең фикерләре югары бәяләнүен һәм бик хөрмәтле кешеләр булуларын әйтте”, – ди ул.
Камил Сәмигуллин, сүз уңаеннан, 2018 елда Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуын да искәртте. Барлык классик татар дин гыйлеменең хәнәфи-матуриди мирасында төзелгәнен әйтте. “Мәшһүр татар мөселман галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани 1908 елда “татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, фикерләүдә матуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булган һәм алар арасында бидгать таратучылар булмаган” дип язып калдырган”, – диде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен, нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, бары тик татарлар үзләре генә саклап кала алуын раслап: "Бары туган телдә генә без тулысынча үзебез һәм иң мөһиме Аллаһы Тәгалә белән ихлас була алабыз”, – дип төгәлләде.
Пленар утырыш үз эшен көннең икенче яртысында җомга намазыннан соң дәвам итте, утырыш ахырында татар дин әһелләре гомуми резолюция кабул итәчәк.
Фотолар ТР Президенты сайтыннан алынды.