Бүген “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар Кол Шәриф, Мәрҗани, Галиев мәчетләрендә җомга намазларында катнашты.
Татарстан мөфтие Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы үткәрде. Камил хәзрәт Сәмигуллин үз вәгазендә форум делегатларын дини һәм милли бердәмлеккә чакырды.
Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын барысы меңнән артык кеше укыды.