Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабыз районнары мөхтәсибләре һәм йөзләгән мөселман кардәшләребез белән бергә Изге Болгар җыенында катнашты. Бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көнгә багышланган җыен быел 29 нчы мәртәбә үткәрелде.
Дин әһелләре Болгар ислам академиясенең гыйбадәт залында эшлекле очрашуда катнаштылар.
Сәгать унда тантаналы рәвештә “Изге Болгар җыены” чаралары башланып китте. Җыенны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Мөселман кардәшләребезне ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә котлады. Җыен кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Сезне Изге Болгар җирендә сәламләргә рөхсәт итегез!"- дип башлады.
“Изге Болгар җыены”н үткәрү Идел буе–Урал төбәге мөселман халыкларының күркәм традициясенә әверелде. Әлеге чара ел саен меңләгән мөселман кардәшләребезне Россиядә Исламның меңьеллык тарихы белән танышырга Татарстанга җыя, - диде ул. Болгар җыены әлбәттә, халкыбыз өчен мөһим вакыйга, бу очрашу безнең тамырларыбызга, мәдәниятебезгә һәм тарихыбызга якынаерга ярдәм итә. Билгеле ки, үзенең үткәнен белмәгән һәм хөрмәт итмәгән халыкның киләчәге дә юк.
Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда ислам диненең дәүләт дине буларак кабул ителүе татар халкы тормышында гына түгел, ә Евразия кыйтгасында барган тарихи вакыйгалар барышына да әһәмиятле йогынты ясый. Идел буе Болгар дәүләте һәм алга таба аның дәвамчылары – Алтын Урда һәм Казан ханлыгы шул чорның әйдәп баручы дәүләтләре була. Шулай итеп, без шушы изге җирдә үзенә көнбатыш һәм шәрык элементларын туплаган уникаль дөнья мәдәнияте формалашуын күрәбез, ә соңрак шуның нигезендә татар мөселман дин гыйлеме йолдызлары – чын мәгънәсендә генийлар буыны тәрбияләнүгә шаһитбыз. Һәм барлык глобаль процесслар биредә – Болгар шәһәрендә башланып киткән.
Болгар шәһәре – бар татар халкының интеллектуаль, рухи һәм мәгариф үзәгенә әверелергә тиеш! Төрки яшьләр һәм эшмәкәрләр форумнары, татар зыялылары һәм дин эшлеклеләре корылтайлары, этник шигърият һәм кинематография кичәләре ел әйләнәсендә биредә үтәргә тиеш. Мисал өчен, “Валдай” халыкара дискуссия клубын оештыру мөмкин эш дип саныйм. Клуб оешкан көннән алып аның эшендә дөньяның 63 иленнән меңнән артык халыкара фәнни берләшмә вәкилләре катнашкан.
Хәзерге вакытта Болгар шәһәрендә мөһим булган барлык мөселман инфраструктурасы үсеш ала: Болгар Ислам академиясендә белем бирү, фәнни хезмәтләр эшләү, археологик казу эшләре үткәрү, күпләгән архитектура һәйкәлләре торгызыла. Болар барысы да бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты, хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе – Минтимер Шәрип улы Шәймиевның бертуктаусыз алып барган хезмәт нәтиҗәләре, - дип йомгаклады үзенең мөрәҗәгатен Татарстан мөфтие.
Кунакларны Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Чечня Республикасы мөфтие Сәлах хаҗи Межиев һәм башкалар да сәламләде.
Аннары кунаклар “Кол Гали” кунакханә комплексына юл тотты. Өйлә намазы Җәмигъ мәйданында укылды.
Быелгы җыен барышында яңа өч объект ачылды. Беренчесе – Болгар чәй эчү музей экспозициясе. Ул чәй эчү традициясен яктырта. Биредә Спас районында үстерелгән чәй үләннәрен алу мөмкинлеге дә бар. Икенче экспозиция су өстендәге шәһәр “Город на реке” дип атала. Әлеге экспозиция Спас районы тарихына бәйле рәвештә оештырылган. Спас районы кешеләре корабчылык белән шөгыльләнгән булганнар. Район һәм музей Идел буенда урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә әлеге музей шулай аталган. Өченче экспозиция Абдулла Алишка багышланган. Белгәнебезчә, бөек язучыбыз Спас районында туган. Шуңа күрә музей экспозициясе Назаров урамындагы 19 гасыр йортында урнаштырылган.
Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы оештырды.