Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камада урнашкан 4 нче номерлы төзәтү колониясендә булды. Очрашуда мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты.
Колония мәчетендә Камил хәзрәт, гадәттәгечә, рухи вә тәрбияви вәгазьләр сөйләде, Корьән аятләреннән аңлатмалар китерде, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм тоткыннарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Сүз гомумән, Корбан гаете, намаз әһәмияте, изге гамәлләр башкару савабы хакында барды. Җәзага тартылган мөселманнарны күбрәк гөнаһлардан арыну, Аллаһы Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итү һәм үтенү кебек сораулар борчыды. Тоткыннар республика хәзрәтенә үзләренең тормышта булган хәлләре белән уртаклаштылар, күңелләрен ачтылар, киңәшләр сорадылар. Иректән мәхрүм булган дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие исә мөмкин кадәр ешрак дога кылырга һәм тәүбә итәргә өндәде, чөнки Кәлам шәрифтә: «Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр» дип «Бәкара» сүрәсенең 222 аятен китерде.
Колониядәге мәчеткә даими рәвештә атна саен 20 ләп мөселман йөри. Колониядә мәчет белән чиркәү янәшә урнашкан. Пәнҗешәмбе көннәрендә монда тоткыннар белән имам очраша. Мөселман бәйрәмнәрендә мәчеттә 70 ләп кеше туплана. Быел да җәза үтәүчеләр өчен биредә ифтар оештырылды. Елдагыча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, Корбан гаетендә дә республикабыз колонияләренә Корбан итләре, җиләк-җимеш, чәйгә тәм-томнар таратылачак, диде Камил хәзрәт очрашу ахырында.